«Тәмәке тартуны ташла – иркен сула!»: әңгәмә-киңәш (12+)

28 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Тәмәке тартуны ташла – иркен сула!» дигән әңгәмә-киңәшкә чакырды.

Тәмәке тарту – кеше сәламәтлегенә янаучы иң зур куркынычларның берсе. Бүген яшүсмерләр арасында тәмәке тарту мәсьәләсе аеруча зур урын алып тора. Шуның белән бәйле рәвештә, китапханә ел саен яшүсмерләрне тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт булдыру максатында әңгәмәгә чакыра. 

Брось
10ф. «Брось курить – дыши свободно!»
10ф. Смотрим Ералаш
10ф. Участники мероприятия

Чара башында китапханәче укучыларга тәмәке турында сөйләде, аның таралуы, тәмәке тартучы кешеләр статистикасы белән таныштырды. 

Алга таба слайд-презентация ярдәмендә тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә –  тартучының үзенә дә, «пассив» тартучыларга да нинди зыян китерүе турында тулырак итеп сөйләштеләр. Балалар тәмәке тартучының үпкәләре нинди булырга мөмкинлеген күрде, тәмәке куллануның баш миендә нинди кире кайтара алмаслык процесслар тудыруы һәм «Бер тамчы никотин атны үтерергә сәләтле» дигән әйтемнең каян килеп чыгуы турында белде.

Чара азагында «Ералаш» киножурналының «Дай закурить», «Минздрав предупреждает!» серияләрен карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: